Аймалетдинов Фәрит Летфулла улы, НРОО « Татар милли үзәге» һәм «91,4-Сергач» радиоканалы директоры һәм Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрь районы Карга авылы вәкилләре безнең кунакта булдылар.
Кунаклар Каргалы авылы музеенда, “Салих” мәчетендә, “Хәмәтвәли” паркында, Әлки кулланучылар кооперативында булдылар, һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шулай ук С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
“Каргалы авыл үткәне һәм бүгенгесе” фәнни-гамәли конференциясендә Рифат Садыйков һәм “Мирас”, “Зиләйк”, “Сөмбелә” иҗат коллективлары башкаруында тематик җырлар яңгырады, Айсылу Кәримов “Карга туган авылым” шигырен укыды, авылның тарихы белән Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев уртаклашты. “Әлки районының Иске Камкино авылы белән Түбән Новгород өлкәсе нәрсә бәйли?” - дип таныштырды милли әдәбият бүлеге җитәкчесе.