Нәрсә ул госпабликалар?

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Социаль челтәрләр безнең тормышка нык керде. Монда без дуслар белән генә аралашып калмыйча, актуаль һәм кирәкле мәгълүмат та алабыз. Күптән түгел генә "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" соцчелтәрләрендәге рәсми бергәлекләрдә "Госорганизация" тамгасы паблик исеме янындагы флажка рәвешендә пәйда булды.

Нәрсә соң ул госпабликалар һәм алар ни өчен кирәк соң?

Дәүләт пабликлары - ул Россия социаль челтәрләрендәге барлык дәүләт учреждениеләренең рәсми битләре, кирәкле мәгълүматны конкрет аудиториягә җиткерү өчен махсус мәйданчыклар. Аларның бурычы - кешеләргә барлык дәрәҗәләрдәге һәм гражданнарга уңайлы булган мәйданчыкларда файдалы, актуаль һәм мөһим мәгълүмат җиткерү генә түгел, ә хакимият органнарының үз мөрәҗәгатьләренә җавапларын да алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International