1 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан районыбызда берничә чара үткәрү күздә тотыла

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә пенсионерларны чәй эчәргә чакырачаклар, азык-төлек пакетларын өләшү оештырылачак.
Укучылар хөрмәтле әби-бабайларга визитлар ясаячак, хуҗалыкларда тәртип урнаштыруда ярдәм күрсәтәчәкләр.

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә өлкәннәргә һәм сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләренә мөмкин булганча ешрак һәм күбрәк игътибар биреләчәк. Аларның коллективы үзе дә ветераннар өчен бәйрәм тантанасын оештырырга җыена.

Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында парикмахерскийларга ташламалы бәяләрдән хезмәт күрсәтәчәкләр.

Район киноучреждениесе өлкән буынга 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр бушлай нәфис фильмнар күрсәтергә планлаштыра. 3 октябрьдә 14 сәгатьтә күрсәтеләчәк киноны карарга күп кеше килер дип көтелә. Шул ук көнне Юхмачы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында нәфис фильмнар күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International