Дәресне үткәрүнең максаты - укучыларны яшьтәшләре һәм олылар белән мөгамәләдә әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тота белү иде. Тәрбияле, яхшы күңелле кешегә әйләнә-тирәдәге кешеләр һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә, тик андый кешене генә хөрмәт итәләр. Шулай булгач, игелекле һәм тәрбияле кешеләр булыгыз, яхшылык эшләргә ашыкыгыз, тормышыгызны һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең тормышын игелекле эшләр белән бизәгез.