Кич барышында без Әсрар абыйның тормышын, иҗади юлын искә төшердек, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдык. Кичәдә “Гали батыр оныгы” дигән китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды. Анда язучының әсәрләре, аның турында әдәбият тәкъдим ителде. Әдәби чара җырлар, шигырьләр, истәлекләр белән аралашты.