Чистай шәһәренең «Татнефть-Олимп» стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең зона этабы узды.
Чарада Чистай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә һәм Әлки районнары халкы катнашты.
- Хөрмәтле кунаклар, барыгызны да безнең шәһәрдә ГТО фестиваленең зона этабында сәламлим. Чараны уздыру өчен уңай һава шартлары. Сезнең энергия һәм дәрт белән корып җибәрүегезне телим. Сезгә уңышлар юлдаш булсын! - дип билгеләде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
Ярышлар берничә мәйданчыкта узды. Катнашучылар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, пневматик коралдан 10 метрга ату, утырып ату, спорт снаряды ыргыту, отжимание (кызлар), тартылу (егетләр), озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядән авышу буенча ярыштылар.
Нәтиҗәдә команда зачетында Әлки халкы беренче урынны, Спасс халкы икенче, Чистай өченче урынны яулады. Алар