Татарстанның башлангыч эшмәкәрләренә социаль контракт ничек алырга һәм үз эшен ачарга сөйләячәкләр

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен даими рәвештә онлайн-укыту үткәрә.

Укуларда экспертлар эшкуарлык эшчәнлегенең нигезләре, шул исәптән, финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планы төзү турында сөйлиләр. Уку программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.

Бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр акчаны үз бизнесыңны ачуга дәүләттән алырга мөмкин. Социаль контракт аз керемле гражданнарга бирелә, аларның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр сыйфатында тормышка ашырырга планлаштыручы граждан арасында төзелә. Контракт 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.

Уку программасында катнашу өчен МСП.РФ Цифрлы платформасында «Ярдәмнең региональ чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Социаль контракт төзүне планлаштыручы гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International