2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче мәртәбә игенчеләр тарафыннан 2 млн. тоннадан артык сөт савылган, 5,2 млн. тонна икмәк үстерелгән, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрдән лаеклы уңыш алынган

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче урында тора, бәрәңге җитештерү буенча икенче урында тора, тотрыклы рәвештә терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча төбәкләр унлыгына керә.

Әлеге казанышлары өчен Татарстанны «Россия - казанышлар иле» конкурсының «Алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге» номинациясенә керттеләр. Сайтта тавыш бирергә мөмкин: казанышлар.рф (Төбәкләрнең казанышлары - Татарстан Республикасы - Алгы авыл хуҗалыгы регионы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International