Бу көнгә «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе багышланды, быел акция «Россия берләштерә» дигән символик девиз астында узды. Иске Тахталы, Салман һәм Алпар мәктәпләре мәктәп яны лагереның балалар музее хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, әлеге датага багышланган видеофильм күрсәттеләр. Шулай ук «Ватан даны өчен, Россия даны өчен» күргәзмәсе дә оештырылды.