Каникулның күңелле, кызыклы, гадәти булмаганча үтүен һәркем тели. Үргәагар авыл мәдәният йортында "Күңелле каникуллар" дигән конкурс-уен программасын оештырдылар. Балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Барлык катнашучылар да күтәренкелек, яхшы кәеф алдылар.