3 ноябрьдә – безнең хөрмәтле ирле-хатынлы пар Фоат һәм Наилә Әхмәтовлар бриллиант юбилейларын-бергә гомер иткән 60 еллыгын билгеләп үттеләр! Бу гаилә 60 ел бергә яшәп, үз өйләренә шатлык һәм тулы ризалык кертеп, улларын хөрмәт белән үстереп, хәзерге вакытта оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Аларга һәрвакыт ата-ана йортының ишекләре ачык, анда аларны һәрвакыт җылы гаилә учагы көтә.