7 ноябрь көнне Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8Б сыйныф укучылары "Киләчәккә билет" һөнәри юнәлеш проекты кысаларында "Россия-минем тарих" тарихи паркында булдылар.

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Профориентация буенча тугыз мәйданчыкта укучылар мультимедиа квесты һәм «Киләчәк лабораториясе» тестирование уздылар, актуаль һөнәрләр турында белемнәрне тикшерделәр һәм яңалары турында белделәр, шулай ук һөнәри пробаны үтәү барышында социаль әһәмияткә ия бизнес проектларын якладылар.

Күргәзмә узган вакытта балаларда түбәндәге һөнәри тармаклар белән танышу мөмкинлеге булды:
- Сәламәт мохит
Уңайлы мохит
Акыллы мохит
Куркынычсыз мохит
Индустриаль мохит
- Социаль мохит
Эшлекле мохит
Креатив мохит
- Аграр мохит

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International