Көзне без кырлар һәм бакчаларның юмартлыгы, аяз көннәр, алтын һәм кызыл буяулар белән язылган урманнар өчен яратабыз. Көз - яфраклар әйләнеп йөргән вакыт. Юкка гына бу көзге балларны уздыру кабул ителмәгәндер. Юхмачы авылы мәдәният йортында Көзге бал бәйрәме узды. Һәм көлкеле, дәртле конкурсларсыз нинди бәйрәм. Командалар интеллектуаль, иҗади, шигъри конкурсларда ярыштылар. Ике команда да җиңәргә теләделәр, "каты" көрәш булды. Һәр чыгышны тамашачылар алкышларга күмде. Жюри шулай да иң көчлесен билгели алмады. Җиңүче - Дружба.
Биюләрсез нинди бал булсын. Бәйрәм азагында барысы да биюләрдә әйләнә.