Тренировка чарасы ГИАга оешкан әзерлек, белем бирү программасын үзләштерүдә дефицитларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Үткәрү процедурасы имтиханнарның төп этабындагы процедурага охшаш. Чыгарылыш сыйныф укучысы бирелгән вакыт эчендә бланкларны тутыра, аудиторияләрдә оештыручылар җитәкчелегендә инструкциягә ярашлы рәвештә биремнәр башкара. Сынау ЕГЭ укучыларга психологик яктан да әзерләнергә ярдәм итәчәк.