Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде.

Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемнәрне һәм травматизмны киметү, юл-транспорт һәлакәтләрендә хокук бозуларга каршы көрәшү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаиләләре әгъзаларының кайгысын уртаклашу максатыннан, 13 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Әлки районында юл хәрәкәте иминлеге буенча Бөтендөнья юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге  полиция башлыгы майор О.И. Анжаков.

Чаралар кысаларында профилактика акцияләре, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары узачак.

Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәбе тәрбияләнүчеләре, яшь хәрәкәт инспекторлары, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, медиаперсоннар катнашачак. 17 ноябрьдә Республиканың барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне»узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International