2023 елның 21 ноябрендә 10:00 сәгатьтә «Kazan Palace by Tasigo» кунакханәсендә (Казан шәһәре, Калинин урамы, 3А, «Crystal» залы) «Туризмда тотрыклы үсеш: TASIGO кунакханәсе инициативалары һәм гамәли карарлары»семинары узачак.
Очрашуга тотрыклы үсеш өлкәсендә халыкара спикерлар, тәҗрибәле практиклар һәм экспертлар чакырылган. Чара фәнни-гамәли характерда һәм кунакханә җәмәгатьчелегенең игътибарын кунакчыллык индустриясендә тотрыклы үсеш мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Чын TASIGO эшләрендә кунакханәнең экологик товарларга күчү мөмкинлеге, чыгымнарны оптимальләштерү һәм бизнес алып баруның альтернатив ысуллары күрсәтеләчәк. Туризмда тотрыклы үсеш көн тәртибе хәзерге җәмгыятьнең актуаль темасы, кунакчыллык индустриясендә катнашучыларга агымдагы чынбарлыкта ориентлашырга һәм тәҗрибә уртаклашырга кирәк.
Мондый чара беренче тапкыр үткәрелә.