2023 елның 12-14 ноябрендә Республикада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган «Туган тел» Бөтенроссия форумы уза. Форумда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, илебезнең 30 төбәгеннән мәгариф бүлекләре методистлары катнашты.
Безнең районнан форумда Гайнетдинова В.С., Хафизова В. Т., Мингалимова Н. Н. һәм Насыйбуллина Г. А. катнаштылар.
Пленар утырыш барышында безнең милли традицияләр нигезендә туган мәдәниятебездә киләчәк буынны тәрбияләү проблемалары каралды.