Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФГБУдан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2023 елның 21 сәг. 14 ноябрьдә – 15че ноябрнең сәг. 09 кадәр Әлки районның территориясендә урыны белән томан көтөлә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машина томан эчендә хәрәкәт иткәндә узышудан, алданрак китүдән, артык үзгәртеп корулардан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алдагы баручы транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны урлый - шуңа күрә гадәти араны арттыру, тизлекне киметү тәгдим ителә.
Кискен тормозлаудан да сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкрен генә киметергә була. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, шуның белән сез арттагы хәрәкәт итүче машинага сигнал бирәсез. Томан эчендә барганда шоферларның арыганлыгы арта, шуңа күрә бу чарада саклык кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, чөнки юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.