ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ШАРТЛАРЫНЫҢ СЫЙФАТЫН БӘЙСЕЗ БӘЯЛӘҮ

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтү алучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатларында үткәрелә.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; социаль хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; социаль хезмәт күрсәтүне оештыру хезмәткәрләренең игелеклелеге, ихтирамлылыгы; шулай ук инвалидлар өчен хезмәтләрдән һәркем файдалана алырлык булу кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күз алдында тота.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне үткәрү буенча бер үк оешмага карата елына бер тапкырдан да ешрак һәм өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре турында тулырак мәгълүмат сайтта бирелгән. http://sobes.tatarstan.ru/.

Рәсми сайтта бәйсез бәяләү нәтиҗәләре bus.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International