Чара барышында авыл клубы мөдире укучыларны энҗе үрү башлану тарихы һәм үрү техникасы белән таныштырды, нинди материаллардан ясалуы, бизәнү әйберләрен ничек җиңел һәм гади итеп үреп була икәнлеге турында сөйләде. Балалар өчен энҗе үрү - вакыт үткәрүнең яхшы ысулы. Балалар мононити һәм энҗе ярдәмендә төрле төстәге боҗралар, алкалар үрергә өйрәнделәр.