Олимпиаданың конкурс сынавы теоретик һәм практик характердагы биремнәрдән тора. Теоретик бирем мәсьәләләре тематикасы төп һәм урта мәктәпне тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсенә “Физик культура” белем бирү өлкәсе буенча таләпләргә туры килә. Практик бирем физик тәрбия өчен якынча программаның төп өлешенең күнегүләрен, гимнастика, спорт уеннары, җиңел атлетика бүлекләреннән торды. Олимпиаданы методист УО Мардеева Г.Я. үткәрде.