Республиканың Кама аръягы районнары командалары зональ хоккей ярышлары буенча катнашында дәвам итә

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Узган якшәмбе Чистайда безнең хоккей җыелма командасы җирле хоккейчылар белән очрашты.

Безнең хоккейчы Раил Хәйруллин әйтүенчә, уен бик җитди һәм мавыктыргыч үтте. Соңгы минутларга кадәр кайсы команданың җиңәчәге билгеле түгел иде. Әлкилеләрнең актив һөҗүмнәре нәтиҗәсендә алар Чистай командасын 7:6 исәбе белән җиңделәр.

Ә бер атна элек безнекеләр Кама Аланы командасына оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International