Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 19 ноябре, якшәмбе

Консультация -кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2023 елның 13 сәг. – 20 сәг. кадәр 20 ноябрь көнендә

20 ноябрьнең көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә: һәм Казанда кайбер урыннарында көтелә:

буран, 1-2 км га кадәр күрү сәләте начараярга мөмкин;

- юлларда урыны белән бозлавык.

Буран вакытында:

Табигатьтә актив ял итүне яратучыларга үзләрендә төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. Күрү начарланса, җирлектә ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Бозлавык вакытында

Аз тайгак аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утыру тәкъдим ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркынычлык тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Кискен тормозлаудан да сакланыгыз. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шулай итеп сез артыгыздагы хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрнең кисәтүче сигнал бирә аласыз. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлек жилетын кулланыгыз.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, чөнки юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;

2. Урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында машина йөртученең транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;

5. Транспорт агымына каршы гына барырга;

6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, чөнки юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта.  Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International