Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Л.Р. Хәбибулина "Түгәрәк өстәл" үткәрде. Чарада Әлки районы прокуроры урынбасары Л.Х. Хәйруллина, ПДН инспекторы И. Ф. Сәлахова, КДН һәм ЗП секретаре Ф. Ф. Зинатуллина, опека һәм попечительлек башлыгы вазифаларын башкаручы Г.Х. Хәмидуллина «КЦСОН» белгече Н. В. Камалетдинова катнашты. Тәрбиягә бала алучы һәм тәрбиягә алынган балаларның, инвалид балаларның һәм ОВЗларның ата-аналары төрле сорауларга җаваплар алды. Бу мәгариф, рәсмиләштерү һәм ташламалар алу, инвалидлыкны озайту, торак алу, алиментлар алу мәсьәләләре һәм башка бик күп сораулар җавапсыз калмады.