Бүген районның социаль-мәдәни учреждениеләренең барлык биналарында җылы. Җылылык белән тәэмин итү 100 дән артык котельныйдан бирелә.
Моңа кадәр, җылыту сезоны алдыннан, барлык котельныйлар әзерлеккә тикшерелде. Белгечләр ачыклаган җитешсезлекләр вакытында бетерелгән. Нәтиҗәдә, районга 2023-2024 еллардагы җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелде.