Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле рәвешләренең берсе булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәтләрен күрсәтү шартлары турында, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында социаль хезмәтләр алучыларга мәгълүмат бирү максатларында уздырыла.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтүләре сыйфатын бәйсез бәяләү социаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы; социаль хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлылыгы, шул исәптән хезмәтләр күрсәтүне көтү вакыты; социаль хезмәт күрсәтүне оештыру хезмәткәрләренең яхшылыгы, ихтирамлылыгы; хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатыннан канәгать булу, шулай ук инвалидлар өчен хезмәтләрдән һәркем файдалана алырлык булу кебек гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күз алдында тота.