Бүген Татарстан Росреестрына - 14 яшь. Ел саен ведомствога бер миллионга якын төрле мөрәҗәгать килә, аларның күпчелек өлеше - гражданнардан.
Татарстан Росреестры эшләгән елларда күчемсез милек объектларына 13,4 млн. хокук теркәлгән! Шулай ук ведомство тарафыннан 1,5 млн ипотека теркәлгән, ә 2012 елдан бирле - 200 меңнән артык өлешле катнашу шартнамәсе! Шул ук вакытта Татарстан Росреестры эшчәнлеге вакытында күчемсез милекне теркәү вакыты якынча 10 тапкырга, ә эшләрнең аерым категорияләре буенча 30 тапкырга кимегән!