Район Мәдәният йорты сәхнәсенә менгән 11 гүзәл хатын-кызның һәркайсы үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты - үзенең осталыгын, хезмәт сөючәнлеген. Хатын-кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел! Алар әниләре дә, аларның мәхәббәте һәм назы чикләрне белми, үз эшенең чын осталары да, мәдәниятне, рухилыкны саклаучылар да. Моннан тыш, алар бик яхшы җырлыйлар һәм бииләр, тегә, чигә беләләр, өстәвенә, кулинар сәнгать осталары. Кыскасы, барысында да яхшы!
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
1. "Хатын-кыз - ана". Әлеге номинациядә җиңүче булып Гобәйдуллина Энҗе Равил кызы танылды.
.
2. «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият». Җиңүче - Борисова Любовь Аркадьевна.
3. «Минем язмышым - минем һөнәрем». Җиңүче - Фасахова Сирена Сәгыйть кызы
4. "Хатын-кыз - лидер". Җиңүче - Зәйдуллина Фәния Мөдәррис кызы.
5. «Өченче яшь герое» Калмыков Людмила Васильевна.