23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Родословное дерево" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция булды

2023 елның 24 ноябре, җомга

Анда Түбән Әлки мәктәбеннән ике укучы катнашты. Алар беренче турны уңышлы узуы өчен сертификат белән бүләкләнделәр һәм икенче турга чакырылдылар. Икенче турда да уңышлы чыгыш ясап, 150 катнашучы арасында лауреат булдылар. Ә беренче турда аларның эшләре 300 кабул ителгән эштән 150 иң яхшы эшкә керде.

Гобәйдуллина Динә 8 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе Мингалимова Наилә Нәбиулла кызы), Шәйхетдинов Илфат 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Газизова Рәмзия Минзаһит кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International