Мин дә мөдир булган идем

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Халык ябырылып клубка йөри башлый. Авыл яшьләре көче белән концерт-спектакльләр куела. Еллар үтә, клуб мөдирләре дә алышына тора. Миңа кадәр анда Вәгыйзь абый, Сафина Әминә, Каюмова Гәүһәр, Нигъмәтуллин Идиятулла, Гыйльфанова Илһамия, Котдусов Әхәт, Салихов Мәхмүт эшләделәр. Аннан мин кабул итеп, 5 ел эшләдем. Миннән соң Вафина Мәдинә, Хәлиуллина Мәрьям, Вафина Галия эшләп алды. Эшләре уңай барды. Халык канәгать булды.
1957 елда мин район культура бүлеге юлламасы белән Казанда беренче мәртәбә оештырылган киномеханиклар мәктәбенең татарча төркеменә барып укып кайттым. Кайткач миңа, әлегә киночы урыны юк, авылыгызда клуб мөдире булып эшләп торыгыз, дип шунда куйдылар. Элекке мөдир Мәхмүт институтка укырга китеп барды. Безгә Казанда 10 ай дәверендә кинотехникадан тыш халыкка культура хезмәте күрсәтүнең башка бик күп кенә ысулларын да өйрәткәннәр иде. Миңа инде эшләве кыен булмады. Көз, кыш, яз айларында мин туплаган 15-16 талантлы егет-кыз белән аена икешәр мәртәбә концерт яки спектакль оештырабыз. Җәен инде кыр станнарында, ындыр табакларында өйлә, ял вакытында берәр сәгатьлек концерт куябыз. Фермаларда, җәйге лагерьда ферма мөдире белән сөйләшеп кемне ничек яктыртырга уйлап, кимсетми генә "Молния"ләр чыгарам. Эштә аның файдасы була иде. Ул елларда авыл клублары өчен Татарстан китап нәшрияты ел саен бер пәрдәлек пьесалар, кыска-кыска гына сатира хикәяләре, юморлы шигырьләр тупламасы булган альманах чыгарып, клубларга җибәрәләр иде. Шуннан бик файдалана идек.
Шулай мин 5 ел эшләгәч, тормышлар үзгәрә башлады, районнарны, авылларны эреләндерүләр, кыскартулар башланды. Мин дә шул кыскартуга эләгеп авылдан китеп бардым. "Кызылармеец" колхозын бетереп, 7 авылны бергә кушып "Правда" дигән совхоз ясап куйдылар.
Халык акчага эшли башлады. Минем хезмәт хакым 36 сум иде. Эшенә күрә бу бер тамчы гына инде. Ул чакта аңа 2 капчык бодай оны алырга була иде. Совхозда төрле эштә эшләүчеләр 60-70 сум ала иде. Безнең эшне райком контрольдә тотты. Җыеп-җыеп безне өйрәтәләр, Чистайга семинарга җибәрәләр иде берәр атнага.
Еллар үтү белән ул мәчетләр дә искереп яраксыз хәлгә килде. Совхоз кирпеч заводы төзеп, кирпечтән клуб, мәктәп, кибет, контора биналары салды. 20-30 елдан ул таш биналар да ватыла башлады. Анда бернинди чара үткәрмәслек хәлгә килде. Соңгы өч елда Рөстәм Миңнеханов авылларда күп йөреп, бу хәлләргә чик куярга булды. Барлык авылларда клубларны төзәтергә, булмаган җирдә булдырырга, клуб эшләрен җанландырырга дип карар чыгарды. Моңа бик күп миллионнар бүлеп бирелде, эш башланды. Безнең клубны да ике ел эчендә эчен-тышын матур итеп төзәттеләр.
Элек җәен Казаннан күчмә театр, курчак театрлары килә иде. Хәтеремдә әле, авылның мәчет-клубына Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Җәваһирә Сәлахова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Усман Әлмиев, Әзәл Яһудин төркемнәре килеп концерт куйдылар. Залда 3-4 йөз кеше була иде. Концерт өчен аларга халыкның хезмәт хакы исәбеннән колхоз түләде. Совхоз булгач инде халык билет алды, бәясе 1 сум иде. Аннан совхоз да бетте, җир халыкка бүленде.  Халыктан пай җирләрен "Кызыл Шәрык", "Хузангай" агрофирмалары арендага алды.
Клубта әлегә "Алексеевскдорстрой" ААҖ эшчеләре яши, чөнки авылга асфальт юл салалар. Бусы әйбәт, әмма авылда кеше бик азайды, 9 еллык мәктәп ябылды. 15 бала күрше Кошки авылында урысча укый, ә 6 бала авылда башлангыч мәктәпнең бер бүлмәсендә белем ала. Авыл бүген әнә шулай яшәп ята.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International