Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Киңәшләре бүген дә кирәкле
2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Аның яшендәгеләргә гомерләрендә ни генә кичерергә язмаган! Сугышка чаклы туган балалар бит – әти-абыйларын фронтка озату, газизләрен көтеп- көтеп тә кайгы кәгазе генә алу һәм күңелдән һич китми торган ятимлек ачысы да Илә Зыяф кызының өлешенә тигән "китек көмеше" булган.
Мөгаен, өлкән буын вәкилләре, кем әйтмешли, "башка камырдан" ясалгандыр, юкса, шулкадәр сынауларга адәм баласы ни рәвешле түзәр иде? Иләнең әтисе, гаиләсе өчен өзелеп торган Гаязов Зыяф Гаязетдин улы, сугышка кадәр китап сатучы булып эшли. Ул китапларны Базарлы Матактагы «Татиздат» кибетеннән генә сату белән канәгатьләнми, велосипедына зур тартма беркетеп, шуңа сыйган кадәр тутыра да, авылларга чыгып китә – борынгы мәгърифәтчеләр кебек, «аң-белем нуры» тарата. Аннары райсоюз складларына мөдир итеп куялар аны. Кайда эшләсә дә, Зыяф абый намуслы, төгәл, үз-үзенә таләпчән булуы белән аерылып тора.
Сугышка да авылдашлары арасында беренчеләрдән булып китә Зыяф Гаязов, аны самолеттан торып, җир өслеген фотога төшерүче итеп алалар хезмәткә. Әмма Бөек Ватан сугышының мәхшәрле беренче айларында совет гаскәрләре бик нык чигенә. Кая ул фотога төшереп тору, һәр авылны, һәр шәһәрне дошманнан сакларга кирәк! Гаязов пулеметчы булып хезмәт итә, фашистларны утта "биетә". Әмма 1941 елның 7 октябрендә үзе дә дошман пулясыннан һәлак була. Шулай итеп, Гаязова Хәдичә Базарлы Матакта беренчеләрдән булып сугыш толына, аның өч баласы ятимгә әйләнәләр.
–Әти фронттан хатларны еш язарга тырышкан. Менә алар,–дип Илә апа өстәлгә карасының төсе уңып беткән, кәгазе таушалган хатларны һәм кайберләренең күчермәләрен җәеп салды.–Һәр хатында диярлек әткәй әнигә, бернигә карамастан, безне сакларга, укытырга кушкан. Әни аның васыятен үтәде – өчебезгә дә югары белем алырга булышты.
Өч бала –Даут, Илә һәм бөтенләй кечкенә Равил көне буе өйдә берүзләре, йорттагы бердәнбер терлек –кәҗәгә үлән йолкып алып кайталар, урманнан утынга дип чыбык-чабык ташыйлар, һәрчак ач тамакларын туйдыру өмете белән басудан башак, бакчалардан бәрәңге эзлиләр.
–Безнең үз өебез юк иде, кешедән кешегә күчеп яшәргә туры килде. Рәхмәт авылдашларга, мәрхәмәтле кешеләр һәрчак табылып торды. Ә бит ул чорда беркем дә рәхәттә, иркендә яшәмәде,–дип дулкынланып искә төшерә Илә ханым.
Иренең соңгы теләген истә тотып Хәдичә апа, балалары укысын, кеше булсын дип тырыша. Казанга барып иске китаплар җыеп кайта. Мәктәптә балалар шул китаплардагы юллар арасына язалар. "Мәктәп директоры Михаил Прохорович Христофоров әнине бик хөрмәт итте, ата-аналар җыелышларында аңа сүз биреп, балалар тәрбияләү турында сөйләтә иде",– ди Илә апа.
Мәктәпне тәмамлап, Алабуга укытучылар институтына укырга керә ул, анда гел яхшы билгеләренә генә укый, югарырак стипендия ала, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып, районга кайта. Әмма Иске Чаллы мәктәбендә берәр атна гына эшләп өлгерә яшь укытучы – партия район комитетының пропаганда бүлеге мөдире Рукавишников тәкъдиме белән Иләне район газетасы редакциясенә тәрҗемәче итеп эшкә билгелиләр. Шулай итеп "Коммунизм юлы" газетасын рус теленә тәрҗемә итә, шул ук вакытта җаваплы секретарь дә, авыллардан килгән хәбәр-хатларны да эшкәртүче булырга туры килә.
–Редакциядә 9 ел эшләдем,–ди Илә ханым.–Эш искиткеч авыр һәм җаваплы иде. Һәр материалны инә күзеннән үткәрәләр, һәр санның хәрефен-өтерен тикшереп, хата эзлиләр. Төнгә чаклы эшлибез – хәреф җыючыларны материал белән тәэмин итәргә кирәк бит. Аннары, төнлә килеп, радиодан махсус тапшыруны тыңлыйм. Үзәктән әйтеп торып мәкаләләр бастыра иделәр ул чорда. Аларны язып алам да, иртән редакторга бирәм… Курыкмасын, дип, минем белән әни дә килә иде "радио тыңларга". Әмма ничек кенә булмасын, яратып, теләп башкардым хезмәтемне. Шушы 9 елда безне, хатагыз чыккан яисә дөрес язмагансыз дип, бер генә тапкыр да райкомга чакырмадылар!
Шулай көне-төне эшләп, энекәшләренә укырга ярдәм итеп яшәгәндә, аның тормышында Алпар егете Габделәхәт пәйда була. Район комитетында эшләүче, партия мәктәбендә укып йөрүче өлгер егет Иләне күптән ошатып йөргән икән, бер кичне кызга ияреп өйләренә килә дә, әнисеннән өйләнешергә рөхсәт тә алып куя!
–Укып бетереп кайткач, Әхәтне Яңа Салманга парторг итеп җибәрделәр. Инә кайда, җеп шунда. Миңа да редакциядән китәргә, төп һөнәрем укытучы эшенә кайтырга туры килде,–дип сүзен дәвам итә Илә Зыяфовна. Ә 1965 елда Габделәхәт Габделхаковичны районга, үзен исә халык мәгарифе бүлегенә методик кабинет иөдире итеп билгелиләр. Ул вакытларны болай дип искә төшерә Илә Зыяфовна:
Шушы көннән 25 ел РОНОда эшләдем мин. Ул вакытта бит мәктәпләр зур, 150-200 укучы, һәр сыйныфта 25-30 бала укый. Ә РОНОда аның мөдире, мин, бер инспектор, башлангычлар буенча бер методист һәм бухгалтер гына бар. Көннәр-атналар авылларда, мәктәпләр тикшереп үтә иде. Транспорт юк бит, ат чанасында Лесозаводка кадәр барып җитәбез, фатирда яшәп, мәктәп коллективы эшчәнлеген тикшерәбез.
Мин үзем дә бик яхшы хәтерлим әле: укытучы әти-әнием, эштән шактый борчылып кайтып керәләр дә, "Иртәгә Илә Зыяфовна килә" дип, тизрәк дәрес, тәрбия эше планнарын, үз өстеңдә эшләү планын, дәфтәр-журналларны кабат карап чыгалар, башка дәфтәргә язылып, төшеп калган планны "үз урынына" күчерәләр… Илә Зыяфовнаның таләпчәнлеге укытучыларга гына түгел, безгә – аларның балаларына да мәгълүм булган икән бит!
–Мин эшләгән чорда да мәгариф системасына төрле үзгәрешләр кертә тордылар. Әйтик, проблемалы укыту, кабинет системасы булдыру… Тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәүгә дә җибәрделәр, анда укып, үзем дә чыгыш ясаган идем. Бик кирәкле, файдалы иде андый укытулар,–дип сөйли Илә Зыяфовна.
Укытучылар белән курслар алып бару, методик кабинет каршында китапханә туплау, һәр укытучы белән индивидуаль эшләү…
Әле бит гаилә дә бар, ике ул да үстерәләр Әсәдуллиннар. Илдарлары хәрби танк училищесында укып, армиядә офицер булып хезмәт итә. Әсхәтләре исә гел яннарында.
–Менә шулай гел хезмәттә үтте дә китте гомер,–дип, исе китеп башын иеп куя Илә апа. Әйе, үткән, әмма һич бушка түгел. Күпләргә үрнәк булырлык гомер. Район укытучыларының күбесе Илә ханым киңәшләрен әле дә тоталар икән бит. Әнә Яңа Чаллыда гомер буе укытучы булып эшләгән Лена Сәмигулла кызы Хатыйпова: "Без бит һаман сез өйрәткәнчә эшлибез. Каян гына белдегез боларның безгә хәзер дә кирәк буласын?"дип рәхмәт әйткән.
Аның тырыш хезмәтен дәүләт тә югары бәяли: Илә Әсәдуллина халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре иясе.
Ул бүген бик матур яши: янәшәсендә гомерлек тормыш иптәше, ике улы, килене, оныклары. Яз-җәйләрен бакчада үткәрә, җаны ни тели, шуны үстерә.
Олы, мөхтәрәм юбилеегыз белән, Илә Зыяфовна. Бу сүзләргә район мәктәпләренең бик күп укытучылары кушыласына иманым камил. Чөнки бит күбесенә чынлап торып укытучы булырга ярдәм иткәнсез. Сәламәт булып, тагын күп еллар яшәсәгез иде әле.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз