Әлки муниципаль районының консолидацияләнгән бюджетының керем өлешен үтәү нәтиҗәләре буенча 2023 елның 9 аенда 218 млн.353 мең сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыелган, яки төгәлләнгән еллык планга карата 86,9% ка үтәлгән.
Бу сумманың салым керемнәре:
- физик затлардан керемгә салым 163 млн. 142 мең сум, яки 91,1%;
- акцизлар 24 млн. 243 мең сум, яки 86,3%;
гомуми керемгә салым 6 млн. 721 мең сум, яки 56,1%;
- җир салымы 8 млн. 94 мең сум, яки 62,3%;
- дәүләт пошлинасы 1 млн. 473 мең сум, яки 95%;
- салым булмаган керемнәр тулаем алганда 14 млн. 464 мең сум, яки 110,3%;
шул исәптән гражданнарның үзара салымнан 5 млн.267 мең сум.