«ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДАГЫ КОНФЛИКТЛАРНЫ ЧИШҮ»ПРАКТИК-ЮНӘЛЕШЛЕ СЕМИНАР

2023 елның 2 декабре, шимбә

2023 елның 30 ноябрендә Казан шәһәрендәге «Росток» үзәге белгечләре тарафыннан психологик-педагогик хезмәтләр һәм үзәкләр җитәкчеләре , шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында психологик-педагогик эш  җаваплы белгечләр өчен семинар үткәрелде.

Семинар кысаларында яшүсмерләр арасындагы конфликтларның психологик үзенчәлекләре һәм сәбәпләре каралды.

Белгечләр фокус-төркемнәрдә укучылар арасында татулашу алгоритмын эшләделәр.

Шулай ук Әлки районы ППМС җитәкчесе Хәбибуллина Лилия «Тукта-конфликт» мастер-классын үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International