Бүген Казанда Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә педагогик гаиләләр өчен «Ике кешегә бер һөнәр» масштаблы профсоюз проекты зур бәйрәм бенефисы белән тәмамланды.

2023 елның 2 декабре, шимбә

Тантанага Татарстанның Мәгариф өлкәсендә эшләүче 125 ирле-хатынлы пар чакырылган иде.

Кунаклар арасында безнең районнан Билаловлар (Рөстәм Эбрар улы - Әлки территориаль профсоюз оешмасы рәисе һәм Гөлфия Шәүкәт кызы - балалар иҗаты йорты укытучысы) һәм Мәхмүтовлар ( Альберт Фирдинат улы – директор "Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБОУ һәм Фәния Хаварис кызы - укытучы, "Базарлы  Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБОУ) гаиләләре дә бар иде.

Бенефис гаиләләргә иртәнге кофе эчкәндә бер-берсе белән танышырга, аралашырга, истәлеккә фотолар ясап  һәм бәйрәм концертын карарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International