Балалар иҗаты йортында Әлки муниципаль районының кече хуҗалыклары өчен семинар узды, анда Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Федорович Никошин-, Әлки районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы -Роберт Рәшит улы Гадиев-, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары - Наталия Валентиновна Голубева, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»директоры Диләрә Данияловна Шувалова, -«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча Компетенцияләр үзәге» магълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Эльза Булат кызы Мифтахова –һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды»МКК НО экспорт үзәге ярдәм итү әйдәп баручы белгече Наталья Евгеньевна Ширеева катнаштылар.
Фермер хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, кооперативларга һәм Әлки районының шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары тәкъдим ителде: шәхси ярдәмче хуҗалыгы алып кооперативларга кадәр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү тәртибе, шулай ук бухгалтерлык хисабы бирү, салым салу һәм мөлкәти салымнарны түләү тәртибе аңлатылды.