"25 апрель көнне Иске Матак урта мәктәбенең 7 класс укучысы Варламов Илья, үзенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Севрикеева Любовь Анатольевна белән "Неокнига - разум сердца" исемле VI республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булды. Әлеге чара кысаларында Варламов Илья "Заманча әдәбиятка кайтавазлар һәм рецензияләр конкурсы" секциясендә "Александр Полярный әсәрләренә кайтаваз" исемле үз эше өчен III дәрәҗә дипломга лаек булды. Бүләкләү тантанасында шулай ук танылган Казан авторы һәм блогер Айгөл Галиәкберова белән очрашу мөмкинлеге дә булды."