26 апрель - яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Клуб-музейда П.П.Хузангай «Береза Тукая» чарасын үткәрде. Сиктерме авылының “Незабудка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә даһи татар шагыйре һәм аның авыр балачагы турында сөйләделәр. «Шүрәле» мультфильмын күрсәттеләр. Ахырдан татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукай шигырьләрен укыйлар.