25 апрель көнне Югары Әлки балалар бакчасы МББББУ базасында, педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан, белем бирү процессын оештырганда һәм үткәргәндә эш алымнарын сайлап алу, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен район семинары үткәрелде: «Уңышлы шөгыль серләре» ФОП кысаларында төрле яшьтәге төркемдә белем бирү эшчәнлеген оештыру» темасы буенча.
Семинар барышында район тәрбиячеләренә Югары Әлки авылында балалар чыгышы, Г.Тукай әсәрләрен театральләштерү күрсәтелде. Математика дәресләрендә педагог Мисалова А.М. уңышлы дәрес уздыруның нәтиҗәле ысулларын һәм алымнарын куллануны күрсәтте.
Район педагоглары төрле яшьтәге төркемдә белем бирү эшчәнлеген оештырганда эшнең заманча нәтиҗәле формаларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Район тәрбиячеләре район балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның иҗади эшләре тәкъдим ителгән күргәзмәләр белән танышты. Тематик конкурслар кысаларында балалар бакчасында методик әсбаплар, уеннар, күрсәтмәлелек күргәзмәләре оештырылган.