Укучыларга чит тел, нигездә инглиз теле укытуга игътибар елдан-ел арта бара.

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
–Татарстанда берничә ел эшләп килүче "Алгарыш" программасының максаты да инглиз теле укытучыларының методик осталыгын үстерү, шуны тел тирәлегенә "чумырып алу", үзең укыткан телдә сөйләшүче халыкның яшәү рәвеше, традицияләре белән таныштыру,– дип сөйли Базарлы Матак мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Мөбарәкҗан кызы Садыйкова.
Ул үткән җәйдә "Алгарыш" программасында катнашучы буларак Америка Кушма Штатларының Массачутес штатында урнашкан Брайтон шәһәрендә яшәп, ЕF мәктәбендә өстәмә белем алып кайтты.
–Мондый бәхеткә кайчан булса да ирешермен дип уйламаган идем – Америкада ай буе булдым бит, бу ил халкының ничек яшәгәнен үз күзләрем белән күреп кайттым. Ә күпме файдалы мәгълүмат, белем-күнекмә бирделәр безгә! Анда бөтенләй башкача яшиләр дә, башкача укыталар да икән бит!–дип исе китеп үзе күргәннәр турында сөйләде Лилия Мөбарәкҗановна.
Америкага юл алганчы ул бер ел буе он-лайн курсларда укып, тиешле сынауларны үтә. Аннан соң тормыш иптәше Рушатның ризалыгын ала – ике баласын әтиләренә калдырып, җәйге кызу эш өстендә тулы бер айга чит илгә – океан артына чыгып китәргә кирәк бит. Үзе дә укытучы һөнәренә ия Рушаты аңлый, Лилиясен озатып кала.
–Безне бик әйбәт каршы алдылар, ай буе нәрсәләр белән шөгыльләнәчәгебезне, нинди шартларда яшәргә тиеш булачагыбызны аңлаттылар. Мине мәктәп белән янәшә генә яшәүче бер гаиләгә урнаштырдылар. Әмма хуҗаларым өйләрендә үземне генә калдырып, ялга китеп бардылар, үз иркемдә яшәдем,–ди Лилия. 
ЕF мәктәбе – халыкара укыту челтәре. Төрле илләрдән килгән укытучыларга инглиз телен балаларга өйрәтү методикасын бирәләр. Лилия Мөбарәкҗановна әйтүенчә, бөтенләй үзгә, бик тә кызыклы, нигездә уенга һәм бала белән укытучының турыдан туры аралашуына корылган ул. Әйтик, укучылар сыйныф бүлмәсенә бер-берсенең аркасына карап түгел, түгәрәк ясап утыралар, укытучы һәм иптәшләре белән күзгә-күз карап аралашалар, Кирәк икән, торып китәләр, ниндидер хәрәкәтләр ясыйлар. Укытучы аларны тыймый, киресенчә хуплый, үзе дә һәрчак хәрәкәттә. Класска сыймасалар, коридорга ук чыгып китәләр. Бу тәртипсезлек түгел, бик яхшы нәтиҗәләр бирә торган хезмәттәшлек икән бит.
– Ә үзегез сыйныфта, дәресләрдә шундый алымнарны куллана башладыгызмы соң?
–Юк шул, тулысынча куллана алмыйм. Бердән, әлегә үз кабинетым юк, икенчедән, бездә менталитет башка шул. Балалар артык шукланып китеп, дәрестә икәнлекләрен бөтенләй онытып җибәрмәгәйләре, дибез. Шулай да курслардан бик күп файдалы нәрсәләр алып кайттым,–ди яшь укытучы.
Мондый курсларның максаты, билгеле, укыту методикасына өйрәтү генә түгел. Шуңа күрә Лилия һәм аның сабакташларын төрле экскурсияләргә алып баралар, Нью-Йорк һәм Вашингтон шәһәрләрен күрсәтәләр.
–Дөресен генә әйткәндә, Нью-Йорк миңа охшап бетмәде – артык эшлекле, кырыс шәһәр, биредә бик күп катлы йортлар, тыгызлык, чисталык та җитенкерәп бетми. Вашингтон исә гаҗәеп матур, андагы чиста урамнарга, яшел паркларга, берничә катлы йортларга, яктылыкка гашыйк булдым. Биредә мәдәният югары дәрәҗәдә. Бөтенесе дә кеше өчен, аңа җайлы булсын өчен бик нык уйланып эшләнгән. Әйтик, юл күрсәткечләр, шартлы рәсем белән генә түгел (юл билгесе), ә асфальтка язмача да төшерелгән.
"Бөке"ләр юк, җәмәгать транспорты төгәл йөри – автобус тукталышына 12 сәгать тә 17 минутта килә, диелгән икән, ул нәкъ шул 17 минутта киләчәк тә. Андагы иркенлек, чисталык, агачлар, чәчәкләр! Юкка гына халык үз илен шулай яратмый шул! Без – америкалылар, дип горурланалар, ә дәүләт байрагын учреждениеләргә дә, хәтта өйләренә дә элеп куйганнар. Үз тарихларына хөрмәт-ихтирамнары чиксез,–дип соклануын яшерми Лилия һәм өстәп куя: – Мин инглиз мохитына гашыйк булып кайттым. Андагы халыкның бер-берсенә итагатьле мөнәсәбәте гаҗәеп. Сиңа ялгыш орынып китсә, ул бик уңайсызланып гафу үтенәчәк. Транспортта, чиратта тавышланышу юк. Бервакыт мин онытылып, прилавокка текәлеп озаграк басып тордым. Исемә килеп, артыма карасам, чираттагы кешеләр зур түземлек белән товар сайлаганымны көтә. Бик оят булды, тизрәк гафу үтенеп, кибеттән чыгып китәргә ашыктым.
–Лилия, ә чит илдән, аерым алганда, Россиядән килүчеләргә мөнәсәбәт нинди?
–Әйбәт. Гомумән, америкалылар гади, хәтта беркатлы дип  әйтерлек  дәрәҗәдә эчкерсезләр  алар.  Россиядән икәнлегеңне белгәч, сөенәләр, сиңа берәр яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә теләүләрен әйтәләр. Үз укучыларыма америкалылар, аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре турында күп сөйлим, үзем төшергән рәсемнәрне күрсәтәм – телгә карата кызыксынуны шулай үстерергә тырышам.
–Ә ул кызыксыну, инглиз телен өйрәнү теләге безнең балаларда бармы соң?
–Бар, дип әйтәсе килә. Чөнки алар бит бүген бу телнең ни дәрәҗәдә кирәклеген күреп торалар. Интернетта да кулланыла ул, әти-әниләре дә чит илләргә ял итәргә бара… Эшкә урнашканда да инглизчә белү зур плюс. Чит илгә китеп белем алу мөмкинлеге дә ул кадәр үк чынга ашмаслык хыял түгел икән бит! Монысына  инде   мин  үзем мисал, – дип көлә әңгәмәдәшем.
–Әйе, сезгә бәхет елмайган…
–Ул миңа гел елмаеп тора. Мин моны яшьләр турында дәүләтебез кайгыртуы дип атар идем. Без ирем белән укып бетергәч Казанда калырга дип уйлаган идек. Әмма торак мәсьәләсе катлаулы булып чыкты. Бирегә кайттык. Һәм "Яшьләр ипотекасы" буенча зур, матур өй төзеп кердек. Аннары икенче балабыз туды да, ана капиталына ия булдык. Инде менә "Алгарыш" буенча Америкада укып кайттым. Бер программадан икенчесенә "күчеп", тормышыбызны җайга салдык. Без бик бәхетле, әти-әниләребез дә шат безнең өчен,– ди Лилия Мөбарәкҗановна.
Белемнәре дә, энергиясе дә җитәрлек яшь укытучының, эшләргә дәрте-теләге дә ташып тора, дөньяга карашы да бары уңай. Балалар тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнү өчен бу сыйфатлар беренче чиратта кирәк. Шуңа да Лилия Садыйкованың педагоглык карьерасы уңышлы булыр, дип ышанырга җирлек бар. 
ЛӘЙЛӘ ӘХМӘТШИНА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International