Быел авылга 100 ел булды. Авыл көне-һәркемнең күз алдында шатлык! Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Майдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар узды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Җыелган халыкны тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.