Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итү башланды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Премияне алуга гаризаны эшчәнлекләре һәм проектлары иҗтимагый танылу алган һәм коммерцияле булмаган сектор, гражданнар бергәлеге үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар бирә ала.

Дәгъва кылучыларның документлары 2024 елның 20 августыннан 23 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.

Күрсәтү шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International