Иске Чаллы, Иске Алпар, Иске Камка авыл җирлекләрендә 27.08.2024 елда КФХлар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр белән күчмә зона очрашуы уздырылды. Очрашуны Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Н.в. Голубева үткәрде. очрашуда алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды, СВО белән бәйле социаль ярдәм чарасын алу ысуллары һәм практик аңлатмалар бирелде, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары һәм республика маркетингы ярдәмендә табыш алу мөмкинлеге турында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүмат җиткерелде