Бүген Карга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә капиталь ремонттан соң "Әлки районы Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе"ДАССОның поликлиника бинасына һәм балалар консультациясенә бардылар. Чарада Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев катнашты.