"Хөрмәтле татарстанлылар! 8 сентябрьдә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Гражданнарның ихтыяр белдерүе нәтиҗәсендә депутатлар 5 еллык вәкаләтләр чорына сайланачак. Бүген Татарстан төп икътисадый күрсәткечләр, гражданнарның тормыш сыйфаты, яңа технологияләр үсеше, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча илдә лидерларның берсе булып тора, эре халыкара һәм Бөтенроссия чараларын уздыру урынына әверелә. Республика парламентының алтынчы чакырылышы үз эшен лаеклы төгәлләде. Барлык фракцияләр һәм депутат төркемнәре республика бюджетын формалаштырганда сайлаучылар мәнфәгатьләрен якладылар. Коронавирус инфекциясе таралу чорында икътисадның тотрыклы эшен тәэмин итүгә, шулай ук халыкка, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын кабул итүгә ярдәм иттеләр. Федераль һәм республика законнарын камилләштерүдә актив катнаштылар.
Моңа кадәр булмаган тышкы чакырулар шартларында депутатлар Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның ил суверенитетын һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә бердәмлеген һәм ярдәм итүен күрсәттеләр. Күп нәрсә гамәлгә ашырылган, әмма шуңа да карамастан, игътибар таләп итә торган сораулар аз түгел әле. Һәм монда сезнең һәрберегезнең ярдәме мөһим. Бары тик бергә генә без Татарстанны яшәргә, эшләргә, гаилә корырга һәм балалар үстерергә уңайлы республика итәбез. Без аны киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш. Хөрмәтле татарстанлылар! Сайлау алды чоры конструктив шартларда узды, сәяси партияләр һәм кандидатлар үз программаларын тәкъдим итте, халык белән бик күп очрашулар узды. Алда-тавыш бирү көне. Ышанам ки, татарстанлылар, элеккечә үк, Ватанны ныгыту һәм туган республиканы чәчәк ату курсын хупларлар һәм, җаваплы сайлау ясап, актив гражданлык позициясен күрсәтерләр.
Республика парламентының җиденче чакырылышы, киләсе 5 елда республиканың нинди булачагы сезнең тавышлардан тора. Сайлауларга килегез! Гаиләгез белән тавыш бирергә килегез!»