Оешмабызның иң тугры шоферы

2013 елның 18 октябре, җомга

Күптән түгел "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә юл төзелеш музее оешасын ишетеп, грейдерчы Алексей Емельшин бер фоторәсем алып килде. Әлки юл төзү идарәсе коллективының 1983 елда бергәләп төшкән фотосы иде бу. Алексей рәсемдә апасын күрсәтте, Шәмсетдинов Тәлгать абыйдан башкаларын танымыйм, диде.
Чынлап та, Тәлгать абыебыз иң өлкән шоферлардан. Автомобиль руле артына утыру турында кечкенәдән хыяллана ул, хәзер инде шоферлык стажы 40 елга якын.
–2007 елда безнең район оешмасы Алексеевскиныкына кушылгач, миңа  өр-яңа "КамАЗ" бирделәр. Шуннан бирле аерылышканыбыз юк  аның белән,–ди әңгәмәдәшем.
–Ә хәзер тагын да яңарагын бирсәләр?–дип сорыйм аңардан.
–Юк, кирәкми. Күнегелгән  машинаны алыштыру ансат түгел. Берничә ел эшләгәч, ул бик якын булып китә икән. Техниканың да бит үз холкы, кайчан хуҗасына охшый, үз гадәтләре, хәтта үз "авырулары" да бар. "КамАЗ"- ымны бернинди чит ил машинасына алыштырасым килми,–дип нәтиҗә чыгарып куя Тәлгать абый.
Әйе, техниканы үзенең биш бармагы кебек белә ул, шуңа күрә машинасы да бик сирәк ватыла. Ә бит "КамАЗ"ы аның гади генә түгел, ә КЮМ – комбинацияләнгән юл машинасы. Автомобиль юллары төзү сезонында аның белән инерт материаллар төзесәләр, салкыннар җитүгә аңа җиһазлар эләләр һәм юлларны боздан чистарту өчен кулланалар, юлга тозлы ком катнашмасы да сиптерә бу "КамАЗ". Шәмсетдинов аны кышка әзерләп тә өлгергән инде. Көз үтеп бара бит, димәк, график нигезендә эшкә көндез дә, төнлә дә чыгасы була.
Тәлгать абыйның эше ансат түгел. Шуның өстенә ул яшьләрне хезмәткә өйрәтүгә дә зур игътибар бирә. Үзендә стажировка үтүчеләрне яратып: "Безнең алмаш!" дип атый. Ул өйрәткән шоферларны тиз генә санап чыга алмассың. Инде үзләре дә тәҗрибә туплап өлгергән укучылары Феоктистов Алексей, Максимов Николай, Шәкүров Алмаз белән хаклы рәвештә горурлана ул.
–Безнең эштә иң мөһиме – сизгерлек. "Алексеевскдорстрой" да эшләүчеләр өчен бөтен шартлар булдырылган. Мин үткәннәрне чагыштырып әйтә алам. Сәгатьләр буе ягулык китергәнне көткән, хезмәт хакын азык-төлек продуктлары белән алган (акчалата бирсәләр бик аз була иде) вакытларны хәтерлибез бит әле. Техника иске, еш ватыла, запас частьлар җитешми. "Алексеевскдорстрой"да эшли башлагач кына класс, читкә чыгып эшләгән өчен өстәмә түләүне керттеләр, "унөченче хезмәт хакы" бирә башладылар, махсус эш киемнәре белән тәэмин иттеләр. Оешмабыз җитәкчеләренә рәхмәт,–дип бөтен йөзе белән елмаеп әңгәмәбезне йомгаклап куйды Тәлгать абый.
Хезмәттәшләре аны авыр вакытта ярдәмгә килә белгәне, акыллы киңәш биргәне өчен яраталар, ихтирам итәләр. Тырышлык, эш сөючәнлек, теләсә нинди хәлдә, хәтта авария булганда да тынычлык саклый, һәрнәрсәгә үз фикере булу һәм аны яклап чыга белүе, яшьләрне техника яратырга өйрәтүе – Тәлгать абыебызның матур сыйфатлары.
Алданрак телгә алынган иске фоторәсемгә кайтып, шуны өстәп әйтәсе килә: Тәлгать Мәхмүтович һөнәренә генә түгел, оешмабызга да тугрылыгын озак еллар буе саклаган. Шуның өчен без аның белән чынлап горурланабыз.
ЛИЯ МӘРДЕГАЛЛӘМОВА,
кадрлар бүлеге инспекторы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International