Беренче урында –вакцинация булырга тиеш

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Нурлат территориаль бүлеге искә төшерә: ел саен дөньяда авыр формада 3-5 млн кеше грипп белән авырый. Ә бу авырудан үлүчеләр саны елына 250-500 мең очрак тәшкил итә. 2020 һәм 2021 елларда грипп белән авыручылар саны бик түбән иде. Галимнәр моны коронавирусның күп кенә вирусларны «кысрыклавы» белән аңлата. Әмма 2024-2025 елларда гриппның кире кайтуы көтелә, бу табибларда борчу тудыра. Эш шунда ки, соңгы 2 елда гриппка иммунитеты булмаган кешеләрнең зур популяциясе формалашкан - аларда вирус белән очрашу авыруның авыр барышына һәм катлаулануларга китерергә мөмкин. Вакцинация – мондый катлаулануларны булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы. Узган елларда вакцинация буенча мәгълүматлар прививкаларның гриппның авыр формасы үсеше куркынычын 50% ка киметүе турында сөйли. Балаларда вакцинация нәтиҗәләре тагын да зуррак нәтиҗәлелек күрсәтте. Вакцина нәкъ менә агымдагы елда штаммнары таралган вируслардан саклаячак.гриппка акцинация гадәттә авырулар саны арта башлаганчы 2-3 атна алдан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International