Товарларны цифрлы маркировкалау

2024 елның 19 октябре, шимбә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.11.2023 № 1944 карары (алга таба – карар) нигезендә, карарда күрсәтелгән очракларда идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны сатуны этаплап тыю кертелә.

   2024 елның 1 ноябреннән сыраны, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне, кулланучылар кабындагы аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләрен, кул гигиенасы өчен билгеләнгән парфюмер-косметик продукцияне ваклап сатучы әйләнештә катнашучыларга карата тиешле таләпләр үз көченә керә,.шулай ук бу таләпләр тире антисептиклары – дезинфекцияләү чаралары, азыкка биологик актив өстәмәләр, аяк киеме товарлары, җиңел промышленность товарлары, фототоварлар, шиннар,   хушбуй һәм бәдрәф суы товарларына да кагыла.

Бу категориядәге товарларны ваклап сату әйләнешендә катнашучыларга:

1. Сату алдыннан, кассада маркировкалы товарларны тикшерү өчен, маркировканың мәгълүмати системасының шәхси кабинетында керү мөмкинлеге ачкычын алырга.

2. Кассада сатуны тыю режимына туры килә торган касса программа тәэминаты булуны тәэмин итәргә.
3. Кассирларны кассада сатуны тыю режимы белән эшләүне өйрәтергә.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 2024 елның 30 октябрендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Честный знак» ( "Дөрес тамга") ҮҮП операторы белән берлектә рөхсәт режимы буенча мәҗбүри таләпләр гамәлдә булган «сөт» һәм «упакованная вода» товар төркемнәре системасыннан бушату гамәлгә ашырылачак, һәм барлык хокук бозучылар буенча мәгълүмат ,чаралар күрү өчен, 2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы хокук бозулар турында. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә Роспотребнадзорга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International