20 ноябрьдә 10 сәгатьтә Базарлы Матак авылының Мәктәп урамы, 6А йортында урнашкан психологик-медик-социаль ярдәм үзәгендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне була. Аның эшендә район полиция бүлеге, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек, мәгариф органнары вәкилләре, адвокат һәм нотариус катнашачак.