2024 ел башыннан Татарстанда 4,5 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә балаларны укуын түләгән

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

2024 ел башыннан Татарстанда 4,5 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә балаларны укуын  түләгән

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 357,8 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Ана капиталы ярдәмендә теләсә кайсы белем бирү оешмаларында, балалар бакчасыннан һәм мәктәптән башлап колледж һәм университетка кадәр, шулай ук чит тел һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат дәресләре һәм спорт дәресләре өчен түләргә мөмкин.

Моннан тыш, ана капиталы уку вакытында күрсәтелгән тулай торакта торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә.Төп шартлар: уку йорты Россия территориясендә урнашырга һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булырга тиеш.Ана капиталы акчаларын гаиләдәге теләсә кайсы балага кулланырга мөмкин, шул ук вакытта баланың укуны башлау вакыты 25 яшьтән артмаска тиеш.Сертификат алган бала өч яшькә җиткәч кенә  мәктәптә, көллияттә яки университетта укуны  түләргә мөмкин.Акчаларны балалар бакчасына һәм мәктәпкәчә программалар буенча дәресләргә сабый туганнан соң ук тотарга мөмкин.

"Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге мәгариф оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында 129 килешү төзеде. Әгәр уку йорты мондый мәгълүмати алмашуда катнаша икән, татарстанлыларга түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәнең күчермәсен бирергә кирәкми, ана капиталы белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында тапшыру да җитә» диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда ана капиталы күләме беренче балага 630,4 мең сум тәшкил итә.Икенчесе туганда гаилә 202,6 мең сум өстәмә акча ала.Әгәр икенче яки аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокукы булмаган булса яки ул рәсмиләштерелмәсә, гаилә 833 мең сумга хокуклы.Акчаларны торак шартларын яхшыртуга, 3 яшькә кадәрге сабыйларга айлык түләүләргә, балаларны укытуга, инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә, хатын-кызларның (ир-атларның) тупланма пенсиясенә юнәлтергә мөмкин. Бер вариантны сайларга яки акчаны берничә юнәлеш буенча бүләргә мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International