Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: мошенниклардан сакланыгыз!

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Клиент хезмәтләренә һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр ешрак килә: җинаятьчеләр кешегә кәрәзле телефоннарга шалтыраталар һәм кешенең пенсия өчен стажы җитмәве турында сөйлиләр,шуннан соң, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенә яисә МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, ә аннары СМС буенча код белән язылуны раслауны сорый.

Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!

"Безнең бүлекчә хезмәткәрләре өйләргә килеп үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиентның үзе белән һәм МФЦда яки онлайн рәвештә бушлай күрсәтәбез»- дип искәртте ФСФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Сыйныфташлар да һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.пңм. 08.15 дән 17.30 га кадәр, җмг. 08.15 дән 16.15 кә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International